14 декабрьдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясендә һәм аның территориаль органнарында кабул итү түбәндәге адреслар буенча үткәреләчәк:

1) Казан шәһәре, Һ. Такташ ур., 94 йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (843) 278-92-00; 278-91-93;

2) Әлмәт шәһәре, Шевченко ур., 88 йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8553) 33-67-02; 33-67-06;

3) Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84366) 3-28-79, 3-28-93;

4) Яшел Үзән шәһәре, Засорин ур., 9 йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84371) 5-85-15,4-58-78;

5) Яр Чаллы шәһәре, ГЭС п., Корчагин бульвары, 2а йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8552) 71-26-36, 71-43-03;

6) Түбән Кама шәһәре, Бызов ур., 20а йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8555) 36-64-12, 36-63-76;

7) Чистай шәһәре, Бебель ур., 121д йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84342) 5-15-50, 5-49-85.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә::

1. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру.

2. Кулланучылар хокукларын тормышка ашыру, тәэмин итү һәм яклау буенча чараларны тормышка ашыру.

3. Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.

4. Алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү.

5. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итүгә бәйле хисапларны, мәгълүматларны, белешмәләрне, декларацияләрне, башка документларны юридик зат төземичә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үз вакытында һәм дөрес итеп тапшырылуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру.

Гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча гына башкарыла.

Шәхси кабул итү вакытында гражданин шәхесен таныклаучы документ күрсәтә.

Яңа коронавирус йогышлы (COVID-19) авыруы таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик хәл шартларында гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр. Гражданнар өчен мәгълүмат.

1. Гражданнарны кабул итү югарыда күрсәтелгән телефоннар буенча алдан язылу буенча гына башкарыла.

2. Татарстан Республикасында эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып кабул ителгән чикләү чараларын үтәргә кирәк («Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары).

3. Язма мөрәҗәгать булган очракта, шәхси кабул итү вакытын кыскарту максатларында аны алдан әзерләргә киңәш ителә.

4. Шәхси кабул итү барышында социаль дистанцияне (1,5-2 метр) үтәргә, сулыш органнарын саклау чараларын (медицина яки гигиена битлекләрен), перчаткалар кулланырга, куллар гигиенасын үтәргә кирәк.

5. Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать иткәндә, җаваплы зат контактсыз термометр кулланып, гражданнарның тән температурасын мәҗбүри үлчәячәк. Көчле респиратор йогышлы (ютәл , чистарту, төчкерү) авыруына ошаган башка билгеләр булган затларны ачыклаганда, аларны аерым керү юлы белән махсус бүлеп бирелгән бинага (алга таба – бина) йә «ашыгыч медицина ярдәме» машинасына, аларның хәлен бәяләү һәм эпидемиягә каршы чаралар, шул исәптән изоляция һәм госпитализацияләү кирәклеге турында карар кабул итү максатларында, табиб тарафыннан медицина тикшерүе оештырыла. Мөрәҗәгать итүчегә хезмәткәрләр өчен саклагыч изоляцияләнгән экран һәм сөйләшү җайланмасы булган очракта, бинада язма мөрәҗәгать бирү яисә хезмәткәрләр белән турыдан-туры кабул итү мөмкинлеге бирелергә мөмкин.

6. Шәхси кабул итү вакыты 15-20 минуттан да артмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International