14 мартта Эш төркеменең беренче утырышы булып узды

2013 елның 15 марты, җомга
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Озак сроклы максатчан программаны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең беренче утырышы булып узды.
14 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат залында Озак сроклы максатчан программаны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең (алга таба – эш төркеме) беренче утырышын уздырды. Әлеге программа узган елның сентябрендә кабул ителеп, “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауны комплекслы үстерү” 29.09.2012 ел, №814 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланды.
Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауны комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең (алга таба – Эш төркеме) агымдагы елдагы эшчәнлеге бурычларын һәм төп юнәлешләрен билгеләү мәсьәләсе буенча эш төркеме рәисе И.А.Марченко чыгыш ясады.
Шулай ук 2013 елның 1 кварталында озак сроклы максатчан программада күздә тотылган чараларны башкару буенча алга таба тотылачак хисаплар яктылыгында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган ведомство чаралары турында мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышта мәктәп Олимпиадасының оештыру комитеты составын формалаштыру, шулай ук мәктәп Олимпиадасының методик комиссиясе һәм жюри составы буенча тәкъдимнәр буенча кызу фикер алышулар булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайт укучыларны Озак сроклы максатчан программаны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең эш нәтиҗәләре белән алга таба да таныштырып барачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International