Яраклылык срогы чыккан сыра сату факты ачыкланды

2020 елның 27 ноябре, җомга

ТР Түбән Кама районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләрен җәлеп итеп, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерү барышында Түбән Кама кибетләренең берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра сату факты ачыкланды. Яраклылык вакыты чыккан продукцияне сатарга да, сакларга да ярамый - аны утильләштерергә кирәк. «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» № 52-ФЗ Федераль закон нигезендә, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар, алар башкара торган эшчәнлек нигезендә, азык-төлек продуктларын җитештергәндә, саклауда, реализацияләгәндә, кеше сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итәргә бурычлы. «Азык-төлек продукциясе иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник Регламенты нигезендә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продукциясе хуҗалык эшчәнлегендә катнашучы (азык-төлек продукциясе хуҗасы) мөстәкыйль рәвештә яки дәүләт контроле (күзәтчелеге) вәкаләтле органнары күрсәтмәсе буенча әйләнештән алынырга тиеш.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кибеттә продукция сату өчен җаваплы затларга карата РФ КоАП 14.43 ст.2 өлеше буенча (сатучы тарафыннан техник регламентлар таләпләрен бозу) административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International