Хәмер белән законсыз сәүдә итү туктатылды

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы бүлегенә, Ютазы районы Ютазы авылында урнашкан шәхси эшмәкәр кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре алкогольле продукцияне, аерым алганда, товар-транспорт накладнойларыннан башка, ярашлылык турында декларациясез һәм яраклылык срогы чыккан сыра сату факты турында мөрәҗәгатьне тикшерде. Тикшерү барышында күрсәтелгән хокук бозулар расланды.

Бина хуҗасы үзе Казанда яши, Башкортстан чигендә диярлек сәүдә объектын ачып, эшчәнлегендә булган тупас бозулар контрольдә тотучы органнар тарафыннан сизелмичә калыр, дип исәпләгән, күрәсең.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында эш кузгату һәм административ тикшерү үткәрү турында билгеләмә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International