Хәмерле энергетиклар законга сыешмый башларга мөмкин

2013 елның 19 марты, сишәмбе
Кофеинлы алкоголь кушылмасыннан иң элек яшьләрне саклау күздә тотыла. Закон проектына аңлатма язуында, әлеге продукцияне төп кулланучы булып нәкъ менә яшьләр тора, дип күрсәтелгән. Бер төркем депутатлар, аның тискәре йогынтысын искәртеп, составына алкоголь (1,2дән 12 процентка кадәр) һәм кофеин кергән аз градуслы энергетик (тонусны яхшыртучы) эчемлекләрне җитештерү һәм сатуны тыярга тәкъдим итә.
Кофеин белән алкоголь кушылмасы хәтта яшьләрдә дә кискен кардиомиопатияләр китереп чыгарырга мөмкин, ди Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының наркология фәнни-тикшеренү институты балалар һәм үсмерләр наркологиясенең клиник бүлеге җитәкчесе Алексей Надеждин. Этил спирты – көчле токсикант, ул миокардка йогынты ясый. Ә кофеин миокардка йогынты ясый һәм йөрәкне ресурсларын тотуына этәрә. Шулай итеп, үлем куркынычы китереп чыгара торган котылгысыз хәл барлыкка килә. “Депутатлар хак әйберләр турында сөйли: мондый коктейльләрдә кофеин дозасы, чыннан да, зур микъдарда”, – ди ул. Асылда  алкоголь белән кофеин кушылмасында бернинди дә яңалык юк. Күп кенә халыкларда спирты эчемлекләр эчүне бер чынаяк чәй яки кофе белән төгәлләү гадәткә кергән.  Бер банка коктейльдә кофеин микъдары зур градуслы эспрессо яки американодагыга караганда күбрәк түгел анысы. Әмма эш эчү культурасына килеп төртелә. “Этил спиртының үзенчәлекләреннән берсе – аны күпме куллануга контрольлек булмау. Кагыйдә буларак, бер банка белән генә чикләнелми. Хәмерсез энергетиклар – бөтенләй башкача, машина йөртүче яки студент имтихан алдыннан аны бер–ике порциядән артыграк эчә алмый”, – дип басым ясап әйтә Надеждин. Җете банкаларга мөкиббән китүчеләрнең асылда яшьләр булып торуы белән дә килешә ул. “Нишләтәсең, реклама үзенекен итә”,  дигән фикердә бүлек җитәкчесе.
Россиядә яшәүчеләр 2012 елда 250 миллион литр күләмендә аз градуслы алкогольле энергетиклар һәм 10 миллиард литр күләмендә сыра эчкән.
Әмма базарга чыгарылган алкогольле энергетиклар барлык тикшерүләр аша үтеп, “Роспотребнадзор” тарафыннан сатуга рөхсәт ителгән һәм Россия нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә эшләнгән, ди Федераль һәм төбәкләрнең алкоголь базарларын тикшерү үзәге җитәкчесе Вадим Дробиз. “Алар законга каршы килми. Ә инде кешенең акылы юк икән, болай да куркыныч зонасында ул”, – дип билгеләп үтә Дробиз. Мондый тыюның яшьләрнең хәмер куллануының чынбарлыктагы картинасына бернинди дә мөнәсәбәте юк, дип раслый ул. Аз градуслы коктейльләр, аның фикеренчә, Россия халкы эчә торган җиңел эчемлекләрнең нибары ярты процентын тәшкил итә. 2012 елда илебездә яшәүчеләр җете банка-шешәләрдән күп дигәндә 250 миллион литр эчемлек кулланган. Шул ук вакытта сыра 10 миллиард литр күләмендә эчелгән – әлеге күләмнең кимендә өчтән бер өлеше яшьләргә туры килә, дип раслый Дробиз. Моннан тыш алкогольнең бер төрен тыю товар протекционизмына китерергә мөмкин, дип саный ул.
Шуңа да карамастан, депутатлар чама хисен белмәгән сайлаучылары сәламәтлеген бик җитди төстә сакларга ниятли. “Тонусны яхшыртучы эчемлекләрдә кофеин микъдарының гадәттә куллануның тәүлеклек нормасының рөхсәт ителүле югары күрсәткечен (150дән 320 мг/л кадәр) тәшкил итүеннән чыгып (аны тәүлегенә 150 мг күләмендә генә куллану рөхсәт ителә) һәм тонусны яхшыртучы эчемлекләрнең 250 мл дан 500 мл кадәр күләмдәге савытларда җитештерелүеннән чыгып фикер йөрткәндә, яшьләрнең көненә бер савыттан артыграк күләмдә эчемлекне куллану ихтималы килеп чыга. Бу балаларның, үсмерләр, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларның, нерв, йөрәк-кан тамырлары системаларындагы хроник авырулардан, гипертония һәм башка авырулардан интегүче затларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин,” – диелә аңлатма язуында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International