Татарстанда яшәүчеләрнең 60 проценты җирле товар җитештерүчеләребезнең сосискаларына өстенлек бирә

2013 елның 19 марты, сишәмбе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сатып алынган сосискаларның сыйфатын һәм сәламәтлеккә куркынычсызлыгын бәяләү, шулай ук әлеге продукциянең иң шәп җитештерүчесен ачыклау максатыннан чыгып кулланучылар дегустациясен уздырды. Чәршәмбе, 13 мартта, шәһәребездәге гипермаркетларның берсендә халыкның актив катнашында кулланучылар дегустациясенең 1 нче этабы үткәрелгән иде. Бүген шул ук үрнәкләр комиссия (аңа контрольлек органнары, сынау лабораторияләре, министрлыклар һәм ведомстволар, җитештерүче предприятиеләр вәкилләре керде) тарафыннан бәяләнде.
Моннан 2 көн уздырылган халык дегустациясе нәтиҗәсендә “Молочные” сосискасына (ХЭ Мотыйгуллин, Мамадыш) 1 нче урын, “Сливочные” сосискасына (“Йола”, Йошкар-Ола) – 2 нче, “Молочные” сосискасына (“Фабрика качества”) 3 нче урын бирелгән иде.
15 мартта кулланучылар дегустациясенең 2 нче этабы уздырылды. Хәзер инде комиссия әгъзаларына сосискаларның сыйфатын берьюлы 3 күрсәткеч: тәме һәм исе, консистенциясе, шулай ук фаршының төсе һәм рәвеше буенча бәяләргә туры килде. Дегустация алдыннан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко сөйләп үткәнчә, продукция сыйфатын тикшерү өчен нәкъ менә сосискаларның сайлап алынуы очраклы түгел: ведомство сайтында үткәрелгән халыкны интернет-сорашып белешү нәтиҗәләре респондентларның күбесенең сосиска һәм сарделькаларның сыйфаты кызыксындыруын күрсәткән.
И. Марченко хәбәр иткәнчә, ТРда ит һәм ит ризыкларын куллану күләме бер елда җан башына 70 кг чамасы тәшкил итә. “Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан үткәрелгән анкета нәтиҗәләре сорашып белешүдә катнашкан татарстанлыларның 80 проценты чамасының колбаса әйберләрен даими куллануларын күрсәтте”, – дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе. Сорашып белешүдә 1,5 меңләп кеше катнашкан. Колбаса әйберләрен сатып алучыларның күпчелеге (30 проценты) пешерелгән колбасаларга, 18 проценты – сосиска һәм сарделькаларга, 22 проценты – чи килеш ысланган колбасаларга, 15 проценты – пешерелгән-ысланган һәм ярымысланган колбасаларга өстенлек бирә. Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең төп өлеше (60 проценты) сосиска һәм сарделькаларны сайлаганда җирле җитештерүчеләрнең продукциясен, 39 проценты – читтән кертелгән продукция сатып алуны хуп күрә. Сорашып белешүдә катнашучыларның 1 проценты өчен җитештерү урыны мөһим түгел.
Дегустация нәтиҗәсендә ХЭ Мотыйгуллинның “Молочные” сосискасы иң күп балл җыйды. Шул рәвешле әлеге продукция экспертлар тарафыннан да, халык тарафыннан да югары бәяләнде. “Молочные” сосискасы (“Фабрика качества”) – 2 нче урынга, “Сливочные” сосискасы 3 нче урынга чыкты. Халык дегустациясе нәтиҗәсендә дә әлеге 2 җитештерүче продукциясенең лидерлар өчлегенә керүен искә төшерик.
Сүз уңаеннан, экспертлар сосиска сайлап алганда түбәндәге киңәшләрне истә тотарга тәкъдим итә. Иң элек җете алсу һәм каракучкыл төстәгеләрен алмаска: беренче очракта продукциядә – буяулар, икенче очракта консервантлар күп дигән сүз. Соргылт-алсу төстәгесен сайлап алырга һәм төрелмәсенә игътибарлы булырга кирәк.
Сосиска сайлап алганнан соң кечкенә генә тест үткәрергә: аны эт яки мәчегә биреп карарга кирәк. Дүрт аяклы “дустыгыз” мондый сыйдан баш тартса, әлеге продукт яраксыз, дигән сүз.
Сосискаларның тышчасы материалын билгеләү кыен түгел: продуктны пешергәндә ертылса, димәк, тышча ясалма. Составында каррагинан (аллергия китереп чыгара торган өстәмә) бармы-юкмы икәнен сосисканы кыздырып яки “микроволновка”да пешереп белергә була. Болай эшләгәндә сосиска бөрешеп килсә яки, киресенчә, кабарса, җитештерүче әлеге өстәмәне кызганмаган дигән сүз.
Артык тозлы продуктта натрий нитриты микъдары күп булырга мөмкин (организмга зыяны бик зур). Артык йомшак сосискалар асылда аксым өстәмәләреннән ясала – ит каты булырга тиеш.
Моннан тыш белгечләр шуны да киңәш итә: колбаса әйберләрендә буяуларның азмы-күпме икәнен белү өчен аларны тозлы суда пешереп карагыз. Су алсуланса, бу продуктны ашамау хәерле. Ә йод тамчысы крахмал микъдарын билгеләргә ярдәм итә: сосиска зәңгәрләнсә, продуктта ит юк – ул гел крахмалдан гына тора дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International