Ел башыннан ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 172 коррупцион хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 168 очракка кимрәк. Әмма җаваплылыкка тартылган дәүләт хезмәткәрләре саны 127 кешедән 152 гә кадәр арткан. ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов шундый саннар китерде.
Ул билгеләп үткәнчә, тикшерүләр саны кими, әмма аларның «сыйфаты» арта.
«Әгәр муниципаль хезмәткәрләргә, дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль һәм дәүләт вазыйфаларын биләүче затларга аерым карап тикшерсәк, шуны әйтә алабыз: нәкъ менә бүгенге көндә республиканың җитәкчелек составы арасында 21 тикшерү төгәлләнде һәм нәтиҗәләр Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында каралды. < ... > Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитәкчелек составы арасында 19 затка карата җаваплылык чаралары күрелде»,-диде Рәхимов матбугат конференциясе барышында.
Спикер сүзләренә караганда, хокук бозуларга юл куйган өч дәүләт хезмәткәренең вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган. Кайбер түрәләргә шелтә белдерелде, берсенә билгеле бер вазифа биләүне тыйдылар, күпчелек очракта хокук бозучыларга кисәтүләр (14 кеше) чыгарды.
Спикер шулай ук ТРда, кызганычка каршы, иң катгый җәза чарасын куллану — ышаныч югалуга бәйле рәвештә эштән азат итү очраклары бар, дип билгеләп үтте. Шул сәбәпле эштән китүчеләр исемлегенә республикадан 20дән артык кеше керә. Соңгы мисалларның берсе - Әлки районындагы авыл җирлекләренең берсе башкарма комитеты җитәкчесе.