Инвалидлар декадасы кысаларында кулланучылар белән очрашу булды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Баулы шәһәр инвалидлар җәмгыятендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева кизү торды.

Бу көнне Баулы районы инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе бинасында (Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 4 нче йорт) физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук җәмгыять рәисе Валентина Белова чакырылган пенсионерлар җыелды.

Җәмгыятьнең актив әгъзаларын Мактау грамоталары белән бүләкләү булды, ә танып-белү лекциясеннән соң чәй эчү оештырылды.

Катнашучыларга аңлаешлы формада кулланучылар хокуклары, бу хокукларны нинди законнар яклавы, хокуклар бозылганда нинди инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Сораулар, нигездә, көн кадагына сугучы темалар турында иде, чөнки социаль яктан якланмаган кешеләр, «куллану вакыты чыккан продуклар» проблемасына, азык-төлек продуктларына һәм беренче чиратта кирәк-ярак товарларына бәяләр артуга кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International