Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен бәйрәм итү кысаларында Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең расланган планы нигезендә чаралар үткәрде.
Коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан «Без коррупциягә каршы» дип исемләнгән мәгълүмати-иллюстрацион күргәзмә оештырылды һәм үткәрелде. Әлеге тематика буенча территориаль орган хезмәткәрләренең балалары тарафыннан 3 эш башкарылды.
Балалар үз рәсемнәрендә коррупцияне акча, бәйдәге куллар рәвешендә күрсәттеләр. Һәр рәсем өстендә «Коррупция – без каршы», «Без коррупциягә каршы», «Коррупциягә юк» тематикалары буенча тезислар урнаштырылган.
Территориаль органның мәгълүмати стендларында коррупциягә каршы торуны хокукый тәэмин итү һәм коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту стандартлары мәсьәләләре буенча мәгълүмат актуальләштерелде. Күренеп торган урында ришвәт алу һәм янау очракларын кисәтү буенча белешмәлек, Генераль прокуратураның «Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору» белешмәсе, шулай ук коррупция юнәлешендәге гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен «Ышаныч телефоны» һәм «Ышаныч тартмасы» эше турында мәгълүмат урнаштырылган.
Коррупцион билгеләр турында белешмәләрнең булу-булмавы буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә даими анализ ясала. Хисап чорында территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан коррупция фактлары турында мөрәҗәгатьләр килмәде.