Без коррупциягә каршы!

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day) ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә.

Бу көнне, 2003 елның 9 декабрендә, Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе (БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителде) кул кую өчен ачылды.

Документ коррупцияне кисәтү, гаеплеләрне җәзалау чараларын, шулай ук аңа каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын күздә тота. Ул әгъза булган дәүләтләргә коррупциягә каршы сәясәт алып барырга, тиешле законнарны хупларга һәм әлеге күренешкә каршы көрәш өчен махсус органнар булдырырга йөкли.

Коррупция - барлык җәмгыятьләрдә дә социаль-икътисади үсешне тоткарлый торган җитди җинаять. Бер генә ил дә, бер генә төбәк тә, бер генә җәмгыять тә коррупциягә каршы иммунитетка ия түгел.

Коррупциянең күп төрләре бар: ришвәтчелек, җәмәгать куллану өчен билгеләнгән товарларны һәм хезмәтләрне законсыз үзләштерү, кумачылык (эшкә алганда өстенлек гаилә әгъзаларына бирелә), шәхси файда алу максатларында законнар һәм кагыйдәләр эшләгәндә йогынты ясау – болар барысы да хокук бозу һәм вазыйфаи җинаятьләрнең киң таралган мисаллары.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең, территориаль органнар хезмәткәрләренең балалары һәм «Арчаның 1нче урта мәктәбе» укучыларының эшләре тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International