«Коррупциягә юк» - балалар күзлегеннән

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында әлеге тематикага багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.

Конкурсның төп максаты - коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру, үсеп килүче буынның хокукый культурасын күтәрү. Балалар өчен рәсемнәр зур мәгънәгә ия, чөнки үз-үзеңне тоту нигезләре балаларга яшьтән салына. Балалар үз эшләрендә ришвәт һәм, гомумән, коррупциягә каршы үз фикерләрен чагылдырган.

«Без коррупциягә каршы» рәсем конкурсында Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләренең балалары катнашты. Барлыгы 10 эш тәкъдим ителгән.

Конкурста катнашучыларның барысына да, ата-аналарга дөрес тормыш позициясе формалаштыру һәм коррупциягә каршы этика тәрбияләү өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International