Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең бурычы!

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында, җәмәгатьчелек игътибарын коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җәлеп итү һәм үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыру максатыннан чыгып, «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.

Балалар бу көн кадагындагы мәсьәлә карата үз фикерләрен рәсемнәрдә сүрәтләндерәләр. Балалар коррупциянең явызлык икәненаңлыйлар, иҗади эшләр моңа дәлил булып тора. Яңа буын коррупциягә каршы!

Коррупция  - җәмгыять тормышында яңа күренеш түгел, аның, йомшак итеп әйткәндә, үзенең барлыкка килү тарихы бар һәм бу барлык дәүләтләргә дә диярлек карый. Бу афәткә каршы көрәштә бөтен кеше дә катнашырга тиеш.

Коррупциягә каршы көрәш - хакимият органнары алдындагы бурыч кына түгел. Моңа һәркем үз өлешен кертә ала. Ким дигәндә, ришвәт бирүдән яки ришвәт алудан баш тарту да җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International