Тартып алынган барлык продукция, эксперт тикшеренүләре уздыру өчен, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәгенә җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез: Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция узган елның азагында сатуда пәйда булды. Нәкъ менә шул чакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре көньяк-көнчыгыш чик районнарында (Азнакай, Баулы, Ютазы) очсыз бәядән (аракы: 100дән 150 сумга кадәр, коньяк – 200 сумнан алып, шул ук вакытта аракының күпләп сату бәясе – 60 сумнан алып, коньякныкы – 120 сумнан алып) халыкка Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньяк сату очракларын ачыклады.