Бүген, 2020 елның 22 декабрендә, Казан шәһәренең 98 нче мәктәбендә тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 8-9 сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуның максаты - кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
Конкурсның барлык процедураларын үткәрү нәтиҗәләре буенча, 8Б сыйныф укучысы Виктория Иванова югары нәтиҗәләр күрсәтте һәм 8-9 сыйныф укучылары арасында абсолют җиңүче дип табылды. Җәүдәт Әхмәтханов Викториягә медаль, диплом, җиңүче кубогы һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Бу мәктәп бер җиңү белән генә чикләнмәде. 8А сыйныфы укучысы Камилә Низамова «Җиңүгә һәм кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен» номинациясендә җиңүче булды, аңа, лаеклы рәвештә җиңүче дипломы һәм приз тапшырылды.
Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән 98-нче номерлы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Евгения Зарубежнова бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасының координаторы булып тора. Кулланучылар белемен арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Олимпиада безнең республикада инде җиденче ел үткәрелә. 2020 елда мәктәп укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасында катнашу өчен 14000гә якын укучы гариза биргән.