«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыру кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча ел саен республика Олимпиадасы үткәрелә. Олимпиадада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
2020 елгы Олимпиада призерлары арасында «93 нче Гимназия» МББУның берьюлы ике укучысы булды: «Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдә казанышлары өчен» номинациясендә 9 «Б» сыйныф укучысы Эмилия Зыятдинова җиңүче булды, «Кулланучылар белемнәрен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә 9 «А» сыйныф укучысы Эвелина Серегинага диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләү тантанасын Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова үткәрде, ул тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның грамоталарын тапшырды.
Укучыларның нәтиҗәләре - укытучыларның да хезмәте. Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән педагог-оештыручы Анастасия Смирнова бүләкләнде.