Бүген, Казан шәһәре Яңа Савин районының 146-нчы номерлы «Ресурс» лицеенда кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Агымдагы елда, мәктәп укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча республика олимпиадасында катнашу өчен, Татарстан Республикасының 8-9 һәм 10-11 сыйныфларында белем алучы 14 меңнән артык укучы гариза бирде. Бу – үсеп килүче буынның активрак, ә мәктәп укучылары алган кулланучылар белемнәренең алар тарафыннан хезмәт һәм товарларның күптөрлелегенә ориентлашырга, дөрес сайлау ясарга һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итүе турында сөйли.
Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин үткәрде. Барлык конкурс этаплары нәтиҗәләре буенча, 11 «Б» сыйныф укучысы Павел Петров 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Призерга кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Җәмгыять белеме укытучысы Камил Кәримовның да шәхси өлеше билгеләп үтелде, аның җитәкчелегендә, бу мәктәп укучылары берничә ел инде призлы урыннар алып, җиңүчеләр рангында.
Укытучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән Рәхмәт хаты, шулай ук башка кыйммәтле бүләкләр алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе олимпиадада катнашучыларның барысын да, педагог-остазларны лаеклы бүләкләре белән котлый һәм киләчәктә дә уңышлар тели.