Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллинага күңелле миссия йөкләнде - «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча үткән Олимпиада призерларын бүләкләделәр.
2020 елның 24 декабрендә бүләкләү тантанасы Арча һәм Теләче районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә узды.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды:
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр урта мәктәбе укучылары - «Татар телендә кулланучылар хокукларын өйрәнү уңышлары өчен» номинациясендә - Адилә Нигъмәтуллина, Камилә Шакирҗанова; Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Алинә Рамазанова.
«Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдә уңышлар өчен» номинациясендә:
- Данис Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы;
- Динә Шәйхетдинова, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Нырсы урта мәктәбе укучысы.
Укучыларның остазлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин имзалаган Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр:
- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Сәгъдиева;
- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резедә Фазлиева;
- Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Деляра Бикчәнтәева;
- Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Нырсы урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лариса Хәлилова.