2020 елның 24 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова «Кулланучылар белемен арттыруда омтылыш һәм үҗәтлек өчен» номинациясендә җиңүче Вероника Корниловага грамота тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галия Кыямова бүләкләнде.
Үзенең сәламләү сүзендә Роза Галимҗановна әлеге олимпиаданы үткәрүнең мөһимлеген, Олимпиаданың төп этаплары, соңгы 8 елда катнашучылар саны турында билгеләп үтте.
- Минем укучыларым Олимпиадада беренче ел гына катнашмый инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Олимпиада үзенчәлекле булды. Барлык 2 этап та дистанцион рәвештә узды. Тест үткәрү мәсьәләләре бик катлаулы булды. Киләсе елда без сезнең белән тагын очрашырбыз дип уйлыйм, чөнки безнең мәктәп укучылары зур потенциалга ия һәм алар 2021 елгы Олимпиада җиңүчеләре булыр дип ышанам, - диде Галия Фәнис кызы.