Олимпиада номинантларын бүләкләделәр

2020 елның 25 декабре, җомга

2020 елның 25 декабрендә, Казан шәһәренең 159 нчы лицеенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен үткәрелә торган Олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын үткәрде.

Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Ештокина бүләкләнде.

Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча, Казан шәһәренең 159 нчы лицееның 10 «А» сыйныфы укучысы Анна Тырыс кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яхшы нәтиҗәләр һәм белемнәр күрсәтте һәм Татарстан Республикасы укучылары арасында «Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдә казанышлары өчен» номинациясендә җиңүче булды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасының координаторы булып тора. Кулланучылар белемен арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча Олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Олимпиада безнең республикада инде сигезенче ел уздырыла. 2020 елда мәктәп укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасында катнашу өчен 8-9 һәм 10-11 сыйныфларда белем алучы 14 меңнән артык укучы гариза биргән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 159 номерлы лицей укучылары ел саен Олимпиадада актив катнашалар, призерлар гына түгел, ә абсолют җиңүчеләр дә булганнары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International