Кайбыч районы призерларын бүләкләү турында

2020 елның 25 декабре, җомга

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелә. Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе, Олы Подберезье урта мәктәбе, Хуҗа Хәсән урта мәктәбе, Ульянково мәктәбе укучылары ел саен бу Олимпиадада катнаша. 2020 елда Олимпиадада теркәлгән 50 катнашучының 3се икенче этапка үтте, эссе язылганнан соң ике катнашучы калды. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Гаязетдинова Ф.Ф., контроль–инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Емельянова Е. А. Олимпиада призерларын бүләкләделәр. Быел Олы Подберезье урта мәктәбе һәм Ульянково мәктәбе укучылары призерлар булдылар. «Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча олимпиадада актив катнашкан өчен» номинациясендә Олы Подберезье урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кирилл Чекмарев бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Любовь Горбуновага Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тапшырылды. Әйтергә кирәк, Л. Н.Горбуновага мондый Рәхмәт хаты инде икенче тапкыр тапшырыла. Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбендә бүләкләр тапшыруда мәктәп директоры Челнокова Н.А. катнашты. 9 нчы сыйныф укучысы Анастасия Корнилова «Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча Олимпиадада актив катнашкан өчен» номинациясендә бүләкләнде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Гатинага Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укытучыга мондый Рәхмәт хаты өченче тапкыр тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International