Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзалары һәм чакырылган катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
- 2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә коррупциягә каршы эшчәнлеккә багыланган материалларны басма, электрон һәм Интернет челтәрендәге массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыру турында;
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ДБУ «Татэкспертцентр» ихтыяҗлары өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга (хезмәтләр күрсәтүгә) заказлар өлкәсендә эшчәнлек турында;
- Коррупциоген факторларны ачыклау һәм бетерү максатларында норматив хокукый актлар (НПА) һәм НПА проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында;
- Административ эшчәнлекнең ачык һәм алдан фаразланган характерын тәэмин итүче коррупциягә каршы механизм буларак алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын үтәү турында;
- 2020 елның IV кварталында мәгълүмат-аналитик һәм инструктив материаллардан алынган тезислар;
- Комиссиянең 2021 елга эш планы проекты.