2020 елның 26 декабрендә Актаныш авылы «Актаныш район мәдәният йорты» муниципаль учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча үткәрелә торган олимпиадада җиңүчене бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина катнашты. Кунаклар тантаналы шартларда беренче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ринат Гафуровка 2020 елгы Олимпиадада җиңү яулаганы өчен лаеклы бүләк тапшырдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резедә Мотазирова Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде. Актанышның 1 санлы урта мәктәбе укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау» Олимпиадасында күп тапкырлар җиңү яулыйлар. Алга таба да Актаныш муниципаль районы укучылары актив катнашырлар һәм призлы урыннар яуларлар дип өметләнәбез.