«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы призерларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2020 елгы Олимпиада нәтиҗәләре буенча «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча Чистай территориаль органы карамагындагы өч укучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды.

Тантаналы шартларда «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» һәм «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча Олимпиадада актив катнашканы өчен» номинацияләрендә Олимпиада призерларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды»:

Диана Галиева - Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы 1 Алексеевск урта мәктәбенең 8 А сыйныф укучысы;

Анастасия Будкина - ТР Әлки муниципаль районы Чуаш Кичүе гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

Изилә Батдалова - Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Яңа Иглай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

Укучыларны республика олимпиадасына әзерләгән укытучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International