Яңа ел алдыннан Менделеевскида «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булды. Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев шәхсән үзе Олимпиадада җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырды:
Луиза Сторонган (11 сыйныф) - «Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдә казанышлары өчен» номинациясендә җиңүче;
Камилла Садыкова (9 сыйныф), Эмиль Вәлиев (11 сыйныф) - «Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә җиңүчеләр;
Анастасия Аракчеева (10 сыйныф) - «Җиңүгә һәм кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен» номинациясендә җиңүче.
Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты белән 1 нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева бүләкләнде.