Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысына 2 дәрәҗә диплом тапшырылды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда хокукый белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру максатларында ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча республика Олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.

Быел Олимпиадада катнашучы 13 969 укучының 5 734 Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарыннан югары сыйныф укучылары.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева «Кулланучылар хокукларын яклау» 2020 елгы республика олимпиадасы призерының II дәрәҗә дипломын Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы 3 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 А сыйныф укучысы Никита Асафьевка тапшырды. Никита өченче ел рәттән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рөстәм Нигмәтуллин җитәкчелегендә олимпиадада катнаша. Ул шулай ук Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International