Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү кысаларында Апас һәм Буа районнары территориясендә урнашкан сәүдә объектларын карап чыктылар. Тикшерү барышында яраклылык срогы чыккан алкогольле продукция (сыра) сату факты ачыкланды. Буа районы территориясендә урнашкан кибеттә - 10,5 литр, Апас районында - 5,4 литр күләмендә яраклылык вакыты чыккан сыра хуҗасыннан алынды.
Хокук бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзүгә килү турында хәбәр ителде. Материаллар карау өчен Татарстан Республикасы Арбитраж судына тапшырылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу эшләр «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны караганда кузгатылды. Гаризалар авторларына акчалата бүләк биреләчәк.