Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт 2021 елның 18 гыйнварыннан Росалкогольрегулирование хезмәткәрләренең лицензия алырга теләүчеләргә яки лицензиатларга этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә законнарда каралган лицензия таләпләренә туры килү-килмәүгә карата планнан тыш күчмә тикшерүләр уздырганда гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять бирү мәсьәләләре буенча «ышаныч телефоны» эшли башлавын хәбәр итә. Росалкогольрегулированиенең «ышаныч телефоны» номеры: 8-800-234-01-29.