Чара кысаларында 23,5 литр күләмендә суррогат хәмер хуҗасыннан алынды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Кама территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре белән берлектә, «сатып-алу тикшерүе» чарасы барышында, Аксубай районының Беловка авылында спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Авыл кешесе үз йортыннан спиртлы сыеклыкны ваклап саткан. Чара кысаларында 23,5 литр күләмендә суррогат хәмер хуҗасыннан алынды.

Административ тикшерү үткәрү өчен, эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.

Республика халкына зур күләмдә алкоголь эчемлекләре куллану, ялган алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрнең тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыруы турында искәртәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International