Кибет киштәсендә саклау срогы чыккан товар ятамы?

2013 елның 2 апреле, сишәмбе
Мәгълүм гыйбарәне (“Хочешь жить – умей вертеться”) бераз үзгәртеп, “Яшисең килсә, алдый бел”, – ди кайбер оятсыз, ваемсыз сатучылар. Киштәләргә яраклылык срогы чыккан товарлар тезеп, безне, ягъни кулланучыларны әйбәт кенә алдыйлар да шул. Җитезлекләре, елгырлыкларына Остап Бендер үзе көнләшерлек, билләһи. Шулай итеп, хәтта ки иң игътибарлы кулланучылар да кәрҗиннәренә саклау срогы чыккан ризыкларның “кереп утыруын” тоймый да кала.
2013 елның 1 апрелендә Әлмәт территориаль органы белгечләре прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә “Марина” кибетен (Азнакай районы, Актүбә ш.т.б.) кибетен тикшерде һәм кибет хезмәткәрләренең, кулланучыларның үзләренә ышануларыннан явызларча файдаланып, кулланучылар хокукларын тупас бозуларын ачыклады. Тикшерү барышында яраклылык срогы чыккан һәм җитештерү датасы турында мәгълүматы булмаган барлыгы 10643 сумлык товар сатылганлыгы билгеләнде.
Әлмәт территориаль органы белгече кибет җитәкчесенә яраклылык срогы чыккан товарларны сатуның тыелганлыгы турында искә төшерергә мәҗбүр булды. Закон буенча яраклылык срогы күрсәтелергә тиеш булып та, ни сәбәптәндер күрсәтелмәгән товарлар кибет киштәләрендә урын алырга тиеш түгел. Яраклылык срогы төгәлләнеп килгән товарларның гына бәяләре төшерелергә мөмкин. Яраклылык срогы чыкканчы сатып калу өчен сатучы товары бәясен төшерергә мөмкин. Төрелмәдә күрсәтелгән датасы чыккач, товар киштәдән алып куела!
Сатып алучының үзенең дә уяу булырга тиешлеген исегезгә төшерәбез. Кибеттә нәрсә сатып алсагыз да, бик игътибарлы булыгыз. Этикеткасына нәрсә язылганын, бигрәк тә яраклылык срогы турында мәгълүматларны укырга иренмәгез. Ризыкларның нинди температурада саклануына игътибар итегез. Акчагызны сыйфатсыз товарга исраф итмәс өчен күп очракларда боларны белеп тору да бик җитә. Гражданнарыбызга яраклылык срогы чыккан товарларның сәламәтлеккә зыян салу ихтималын да исләренә төшерәсебез килә. Шуңа күрә, акчаны янга калдырырга бик теләсәгез дә, мондый продуктлар сатып алырга ярамый. Инде сатып алгансыз икән, кибеткә кире кайтып, акчагызны таләп иткәнче, кулланучылар хокукларын яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итегез. Гаризаны товарның сатып алынуын раслаучы чек белән бергә тапшыру әйбәтрәк.
Товар сатып алганда берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш итәбез.
Сатып алучының товарларның яраклылык срогына гына түгел, сәүдә залында саклау шартларына, саклауның температура режимы  һәм товар күршелеге кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә үтәлүенә дә игътибар итүе мөһим. Моннан тыш товар турында барлык мәгълүматларның дөрес булырга тиешлеген һәм сатып алучының алар белән таныша алу мөмкинлегенә ия булуын күздән ычкындырмаска кирәк. Кулланучыга товар турында мәгълүмат җиткерү – сатучының үз ихтыярындагы әйбер түгел, бәлки аның бурычы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International