Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә 16 литрга якын срогы чыккан сыра законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районы территориясендә гамәлдәге законнарның үтәлешенә мониторинг үткәрү барышында сатуда яраклылык вакыты чыккан сыра әйләнеше булу фактын ачыклады.

Кибет директоры әлеге хокук бозу фактын кире какмаса да, бу җитешсезлекне акларга омтылуы, алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә гамәлдәге законны бозу фактын юкка чыгармый.

Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә 16 литрга якын яраклылык вакыты чыккан сыра законсыз әйләнештән алынды.

Хәзер хуҗалык итүче субъектның язмышын һәм хокук бозу предметын суд хәл итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International