Балтач җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе-презентациясе узды

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2021 елның 2 февралендә Балтач муниципаль районында Балтач җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе-презентациясе булды.

Чараның төп идеясе - җирле предприятиеләргә үз продукцияләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Аның нәтиҗәсе җирле җитештерүчеләр товарларына ихтыяҗ арттыру һәм тулаем бизнес-климатны яхшырту.

Халыкка һәм кунакларга азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның бай ассортименты тәкъдим ителде.  «Икмәк» җитештерү берләшмәсе икмәк-күмәч эшләнмәләре, казылык һәм ит продуктлары, бастырма, ит, ысланган кош ите, ысланган балык, татлы газлы су тәкъдим итте. А. Сәмигуллин КФХсы күргәзмәдә бал һәм умартачылык продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте. И.Р. Гыйльмуллин КФХсы ат һәм сыер итеннән төрле продукция, казылык тәкъдим итте, аларның тәмлелеге Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә билгеле. «Җәмәгать туклануы» җитештерү берләшмәсе кулланучыларны торт, өчпочмак, пәрәмәч, төрле эчлекле пироглар белән шатландырды, татар чәк-чәге дә тәкъдим ителде. «Балтач сөт комбинаты» АҖ сырның төрле сортларына дегустация оештырды.

Күргәзмә кунаклары зур кызыксыну белән җитештерүчеләр тарафыннан эшләнгән мәгълүмат стендларын карадылар, җитештерелә торган продукция белән таныштылар. Продукциянең тәкъдим ителгән ассортименты төрле һәм кызыгырлык иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре әлеге чара барышында җирле продукциянең өстенлекләрен – чималның табигый, сыйфатлы, яңа гына эшләнгән булуын аңлатты. Кулланучыларга тиешле буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International