«Гадел билге»: базарда нинди товар тәкъдим итәләр?

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең «Меценат» ҖЧҖ Комсомолец базарының сәүдә нокталары эшкуарлары белән очрашу үткәрде.

Белгечләр максатчан рәвештә аяк киеме сатучы эшмәкәрләр белән очраштылар. Яхшы аяк киеме сатып алу - гади генә бурыч түгел. Кулланучыга сыйфатлы товарлар тәкъдим итү максатыннан, Россиядә этаплап төрле товарларны идентификацияләү системасы кертелә. Аяк киемен маркировкалау буенча беренче адымнар 2018 елда ук ясалган иде. Әлеге продукцияне мәҗбүри идентификацияләү 2020 елның мартыннан гамәлгә керергә тиеш иде. Әмма хөкүмәт тарафыннан маркировкалау срокларын күчерү турында Карар кабул ителде. 2021 елда бу система тулы көченә эшләячәк. Шуңа күрә 2021 елда җитештерүчеләр, импортерлар һәм ваклап сатучылар үз бизнесларында ясалган кодлар белән генә продукцияне файдаланырга тиеш, барысы да «Гадел билге» системасында теркәлергә тиеш. «Гадел билге» системасына продуктлар турында тулы мәгълүмат кертелә, бу контрафактларны булдырмаска һәм товар әйләнешен «үтә күренмәле» итәргә мөмкинлек бирә, ялган товарларга каршы көрәшергә һәм кулланучыга санитар нормаларга туры килә торган сыйфатлы товарлар тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. 

Эшмәкәрләр белән әңгәмә вакытында һәм сату өчен тәкъдим ителгән аяк киемнәрен карап, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре эшмәкәрләрнең әлеге процедураны актив узуларын һәм шәһәр халкына маркировкаланган аяк киемнәрен тәкъдим итәргә әзер булуларын аңладылар.

Эшмәкәрләргә товарларны ваклап сату-алу кагыйдәләренең үзгәрүе турында мәгълүмат бирелде. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы  карары «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» аңлаттылар.  

Очрашуда катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр таратылды.

Исегезгә төшерәбез, мондый күчмә чаралар Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелә. Шулай ук барлык теләүчеләр кулланучылар базары өлкәсендәге сораулар буенча кайнар линия телефонына 8 (8552)71-43-03 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International