Яраклылык срогы чыккан сыра сату очрагы ачыкланды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Мөслим муниципаль районының Тойгелде авылы кибетләренең берсендә тиешле документлардан башка гына алкогольле продукция сату турында мөрәҗәгать килде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре үткәргән контроль чаралар барышында кибеттә товар озату документларыннан башка гына алкогольле продукция (сыра) сату факты билгеләнмәгәнлеге ачыкланды. Шуның белән бергә яраклылык вакыты чыккан сыра сату факты ачыкланды. Сатудан 2,5 литр сыра тартып алынды. Ачыкланган хокук бозу факты буенча җаваплы зат РФ КоАП 14. 43 ст.2 өлеше буенча административ беркетмә төзү өчен чакыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International