Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районына барып, анда үткәрелгән контроль-инспекция чаралары кысаларында әйләнештә 8,5 литр күләмендә яраклылык срогы чыккан сыра һәм сыра эчемлекләре булуны ачыклады. Сыра эчемлегенең гамәлдә булу срогы гыйнвар аенда ук бетүгә карамастан, ул әйләнештә булуын дәвам итә.
Исерткеч эчемлекнең яраклылык вакыты чыккач, кагыйдә буларак, анда микроорганизмнарның актив үрчү процессы «старт» ала. Кайбер бактерияләр кеше сәламәтлеге өчен шактый куркыныч тудыра, ә организмга патоген бактерияләрнең эләгүе азык-төлек белән агулануның сәбәбе булырга мөмкин. Кайбер очракларда патологик процесс озакка сузыла һәм ул организмда авыру китереп чыгарырга мөмкин.
Гамәлдәге закон нигезендә, мондый алкогольле продукция тартып алынырга тиеш, аның алга таба язмышы суд тарафыннан билгеләнәчәк.
Юридик затка килгәндә исә, штраф суммасы шактый булачак, дип хәзер үк әйтергә була. Шулай ук вазыйфаи затка да – бу очракта әлеге җәмгыять директоры да җаваплылыктан качып котыла алмаячак.