2021 елның 13 февралендә Яр Чаллыда «Россия чаңгы юллары-2021» һәм «Татарстан чаңгы юллары – 2021» традицион бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Бу төрле яшьтәге катнашучылар белән зур бәйрәм. Анда профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнаша ала.
Ярышлар Яр буе паркында узды, чараның форматы традицион булып кала бирә, катнашучылар яшь төркемнәре буенча бүленде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының яшь хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм алар ел саен үткәрелә торган ярышларда акив катнашалар. Яр Чаллы территориаль органы коллективы шәһәрнең иҗтимагый тормышында бик теләп һәм актив катнаша.
Мавыктыргыч спорт чарасы дистә еллар дәвамында спортның иң популяр һәм массакүләм төрләренең берсен сөючеләрне берләштерә. «Россия чаңгы юллары» илебезнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйга, бөтен илне, барлык спорт сөючеләрне берләштерә торган һәм елдан-ел сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган вакыйга була бара.