ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре «Россия чаңгы юлы-2021» чарасына кушылды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

13 февральдә Казанда «Россия чаңгы юллары-2021» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Анда профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала иде.

«Россия чаңгы юллары-2021»нең төп старты Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында бирелде.

Спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен төрле ярышлар оештырылды. Казан шәһәре Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, быел чаңгы ярышларында катнашучыларның максималь саны 18 мең кеше тәшкил иткән.

Спорт сөючеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре дә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International