2021 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлегендә чираттагы гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Аны үткәрү барышында чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты турында, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да аны кире кайтару шартлары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында, кире кайтарылырга яки алышынырга тиешле сыйфатлы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Әлеге чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар таратылды.