02.03.2021 Яр Чаллы шәһәренең 15 нче балалар иҗаты Йорты базасында 14-18 яшьлек укучылар өчен шигырь укучылар конкурсы узды. Әлеге бәйге Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. Рус милләтеннән булган балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә катнашты. Белгечләрнең шәһәрнең барлык мәктәпләреннән җыелган укучылар белән очрашуы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде. Очрашу ике телдә - рус һәм татар телләрендә үткәрелде.
Әлеге бәйрәм ел саен 15 мартта үткәрелә. Бәйрәмнең быелгы девизы – «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш». Пычрануга каршы көрәш - глобаль проблема. Ел саен пластик белән диңгез тирәлеге пычранудан 100 000 диңгез имезүчесе һәм ташбакалар, 1 миллион диңгез кошы үлә. Ел саен дөнья океаны суына 8 миллион тоннага якын пластмасса эләгә. Шул ук вакытта бер тапкыр кулланыла торган пластмасса барлык пластикның 50 процентын тәшкил итә, җитештерелгән пластикның 40 проценты бер кулланыштан соң ташлана.
Экология проблемасы Хөкүмәт, пластик эшләнмәләр җитештерүче һәм кулланучылар арасында координацияләнгән халыкара карарлар таләп итә.
Бу елның темасы бөтен дөньяда кулланучыларны товарлар сатып алганда экологик яктан тагын да нәтиҗәлерәк карарлар кабул итүгә һәм алга этәрүгә җәлеп итү һәм хәбәрдарлыкны арттыруга ярдәм итәчәк.
Очрашуда катнашучыларны шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының төп маддәләре белән таныштырдылар, югарыда аталган Законның 7 статьясына аерым игътибар бирелде, анда товарны (эш, хезмәт күрсәтүне) кулланганда кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булуына (эш, транспортировкалауга, утильләштерүгә) кулланучы хокукы беркетелгән.
Барлык укучылар да кулланучылар хокукларын яклау турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган файдалы мәгълүмат белән буклетлар алдылар.