Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә рәсем конкурсы турында

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә, ә 1994 елдан башлап Россия Федерациясендә дә киң билгеләп үтелә.

Аның тематикасын, традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе (Consumers International - CI) билгели һәм 2021 елда ул «Tackling Plastic Pollution» - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» шигаре астында уза.

«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында Казан территориаль органы хезмәткәрләренең балалары «Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» дигән иҗади конкурста катнаштылар.

Әлеге конкурс укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, кулланучылар хокуклары өлкәсендә белемнәрне, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар нигезләрен үзләштерүгә мотивация формалаштыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International