КФУда коррупциягә каршы тору өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча семинар узды

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан федераль университетында коррупциягә каршы тору өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча семинар үткәрде. Анда сәүдә эшен әзерләү юнәлешенең 2 нче курс студентлары, шулай ук югары уку йортының профессорлар-укытучылар составы вәкилләре катнашты.

Семинар кысаларында тыңлаучылар коррупция барлыкка килүнең тарихи аспектлары, аның төп юнәлешләре, шулай ук мондый төрдәге хокук бозуларга каршы тору өчен һәр граждан эшли ала торган чаралар белән таныштылар. Намуслы гражданнарны яклауда торган төп законнар каралды, җаваплылыкның ике якта: ришвәт бирүчедә дә, ришвәт алучыда да булуын искәртеп узды.

Шулай ук, хезмәткәр коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашырганда системалы якын килүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Семинарда катнашучылар фикеренчә, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү, дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның вазифаи тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышында материалларны караганда гаделлеккә һәм тигезлеккә мөһим роль йөкләнә.

Түгәрәк өстәл ахырында Казан территориаль органы хезмәткәре тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International