И туган тел, и матур тел...

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

И туган тел, и матур тел!

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы!

Габдулла Тукай

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә хезмәткәрләрнең балалары арасында рәсем конкурсы оештыру матур гадәткә әверелде. Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында, чираттагы бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә багышланган. Аның әсәрләрендә бүгенге көндәге күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин.

Тукай әсәрләренең туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылуы, аның иҗади мирасы - буыннан-буынга балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, хезмәтнең кадерен, сабырлыкның кадерен белергә өйрәтүе, дөньяны эстетик кабул итү нигезләрен сала. Г.Тукайның балалар әдәбияты белән бәйле шигъриятендә педагогик-тәрбияви мотивацияне дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Нәкъ менә Г. Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнә. Балаларның игътибарын бөек татар шагыйре, әдәбият классигы Габдулла Тукайның шигъри иҗатына җәлеп итү максаты белән үткәрелә торган конкурска ирешелде. Чөнки барлык рәсемнәр дә бу хакта сөйли. Хезмәткәрләрнең балалары, аеруча, Шүрәле, Су анасы, Акбай, Шаянны истә калдырганнар.

Үз туган телеңне ярату һәм саклау, аны үсеп килүче буынга тапшыру бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International