Биектау районының Мүлмә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 12 марты, җомга

12 мартта, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Мүлмә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.

Авыл халкы, нигездә, сәүдә өлкәсенә кагылышлы проблемалар буенча консультацияләр алды: сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү, гарантия ремонтын үткәрү вакыты һ.б. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.

Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International