Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды.
15 мартта бөтен дөньяда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә, 2021 елда Халыкара кулланучылар оешмасы (CI) бәйрәменең девизын «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») дип игълан итте.
Күргәзмәдә хезмәткәрләр кулланучылар хокукларын яклау һәм әйләнә-тирә мохит турында китаплар тупладылар. Күргәзмәнең максаты: җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм кулланучылар белемен арттыруга җәлеп итү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре күргәзмәдә катнашып, укучылар белән очрашты.
Без һәрберебез, көн саен товарлар һәм хезмәтләр сатып алабыз, һәркайсыбызның экологик яктан чиста һәм сәламәтлек өчен файдалы азык-төлек продуктларын кулланасы килә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законын белү безгә дөрес сайлау ясарга, грамоталы кулланучылар булырга мөмкинлек бирә. Югарыда аталган Законның 7 статьясы безгә товарның (эш, хезмәт күрсәтү) кулланучының тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәвенә гарантия бирә.
Файда һәм экология мәсьәләсе үзара тыгыз бәйләнгән. Экология проблемасы - пластик эшләнмәләр җитештерүчеләрне һәм, әлбәттә инде, кулланучыларны берләштерүне таләп итә торган проблема.
Без барыбыз да катлаулы вакытта, әйләнә-тирә мохитнең пластик белән пычрануы Глобаль кризис вакытында яшибез. Телевидениедә, мәктәпләрдә тематик дәресләрдә, әлеге проблеманы яктырткан мондый китап күргәзмәләрен үткәрү җәмәгатьчелекне җәлеп итә, кулланучыларның хәбәрдарлыгын арттыруга ярдәм итә, товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда экологик карарлар кабул итүгә җәлеп итә алачакбыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре барыбызны да 2021 елның 16 мартына кадәр дәвам итәчәк китап күргәзмәсенә чакыра.
Без бергә планетабызны саклый алабыз!