Мәктәптә, институтта укып, кеше гомеренең шактый өлешен башкаларга кирәкле әйберләр эшләп үткәрә. Кеше туганна алып соңгы көненә кадәр кулланучы булып тора. Тормыш һәм эшчәнлек, эш һәм уку, көнкүреш һәм ял өчен кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр сатып алып, һәр кеше кулланучы булып яши. Шуңа күрә яшь буынга куллану белемнәрен үзләштерү мөһим.
2021 елның 12 мартында Арча муниципаль районының Яңа Кенәр урта мәктәбендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 10 сыйныф укучылары арасында хокукый викторина үткәрде. Викторина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән һәм укучыларның хокукый аң-белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Чара башланганчы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихы, аның тематикасы, калдыкларны утильләштерү проблемалары, табигатьне саклау, экология, «кулланучы», «башкаручы», «сатучы», «яраклылык вакыты» төшенчәләре турында слайдларда җентекле аңлату белән сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.
Аннары чараның төп өлешенә - викторинага керештеләр. Кулланучылар хокукларын яклау турында законны белү генә түгел, аны теге яки бу ситуациядә практикада куллана белү, шулай ук эрудиция, компетентлык һәм аналитик сәләтләр дә бәяләнде.
Жюри, «Арча хәбәрләре» район газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашучыларның белемнәрен объектив бәяләде.
Викторинада 10 А һәм Б сыйныф укучылары катнашты. Укучылар ике командага бүленде: «Позитив» һәм «Яшьләр». Аларга 5 бирем бирелде: «Лозунг», «Разминка», «Кулланучылар тесты», «Кулланучы хокуклары» һәм «Юридик консультация».
Викторина барышында укучылар актив рәвештә сорауларга тулы аңлатма белән җавап бирделәр. Шулай ук кулланучылар көндәлек тормышта очрый торган төрле мисаллар турында фикер алыштылар. Командалардан алынган җаваплардан соң, һәр ситуацион мәсьәлә буенча аерым Ләйсән Абдуллина тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә аңлатмалар бирелде. Викторинаны өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлау юлында имтихан чираты алдыннан үзенчәлекле тренинг дип атарга да мөмкин.
Нәтиҗәләрне санаганнан соң, «Позитив» командасының җиңүе ачыкланды.
Уенда катнашучылар «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы логотибы төшерелгән кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.
Балалар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законны бик яхшы белүләрен һәм стандарт булмаган бурычларны хәл итүгә иҗади якын килүләрен күрсәттеләр. Өстәмә рәвештә, укучылар арасында калдыкларны утильләштерү темасына аноним анкета үткәрелде.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Сәгедиева һәм укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәренә мавыктыргыч чара өчен рәхмәт әйттеләр.