13 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Казан Яр буе территориясендә, кышны озату – Масленица тантанасында булды.
Яр буе территориясендә рус халык уеннары һәм фольклор мәйданчыгы оештырылган иде, шәһәр халкы яратып йөри торган кышкы уен мәйданчыгына - шугалак, этләрдә йөрү өчен мәйданчык һәм башкалар оештырылган иде.
Бәйрәм программасында театральләштерелгән тамаша булды, анда әкият персонажлары катнашты, олылар һәм балалар өчен аттракционнар эшләде.
Барлык килгән гражданнар борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән төрле коймак һәм прәннекләрдән авыз итә алдылар.
Нәкъ менә шундый традицион бәйрәмнәр Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларны берләштерә, халыклар мәдәниятен яхшырак белергә һәм үзара аңлашып, хөрмәт итеп яшәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы тарафыннан кулланучылар өчен мәгълүмат тупланган басма продукция таратылды.