Масленица - елның иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, ул барыбызның да яраткан һәм борын-борыннан билгеле бәйрәме. Аны никадәр күңеллерәк итеп билгеләп үтсәң, ел да шулкадәр уңышлырак һәм мулрак булыр дип фаразлана.
Яз үз хокукларына керсен өчен кышны озатырга вакыт инде, чөнки язны барысы да түземсезлек белән көтә.
Бәйрәм кунаклары уеннарда ярышып кына калмыйча, театральләштерелгән тамаша һәм концерт номерлары белән дә таныштылар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучылар базары һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә алдылар.