Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Алабуга муниципаль районының «2 нче балалар сәнгать мәктәбе» балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә яшь рәссамнар арасында пластик материалдан эшләнмәләр конкурсы оештырылды. Нәтиҗәдә, яшь рәссамнар танылган мультфильм персонажлары: «Винни-Пух» мультфильмыннан Ослик һәм «Маша и Медведь» мультфильмыннан Машаны тәкъдим иттеләр.
Конкурста катнашучылар пластикка башка кулланыш та табып, икенче тормыш бирергә мөмкин икәнлеген күрсәтергә теләделәр. Балалар ясаган эшләнмәләр мәктәпкәчә учреждение территориясендә «ташландык материалның икенче тормышы» дип аталган тематик күргәзмәне рәсмиләштерү өчен сабыйларга шатлык өләшсен өчен балалар бакчасына тапшырылачак.