Чистайда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында чаралар үткәрелде

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре «Конфискат» кибете сатучылары өчен семинар-укулар һәм «Агат» сәүдә йортында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Башта чарада катнашучыларга быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш», дип хәбәр иттеләр. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 7 статьясы да шигарь белән унисонда яңгырый, ул кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булу, аны куллану, саклау, ташу һәм утильләштерү шартларында товарны (эш, хезмәт күрсәтү) куллану хокукын беркетә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык гражданнар да бу - глобаль проблема, аны бөтен дөнья белән генә хәл итеп була, дип белдерә. Планета пластик калдыклар белән пычранган, океаннарда пластик утраулар барлыкка килгән. Кулланучылар, хөкүмәт һәм җитештерүче предприятиеләрнең уртак тырышлыгы белән генә пластик белән пычрануның глобаль кризисын җиңеп чыгарга мөмкин. Кулланучылар сүзләренә караганда, бу проблеманы хәл итү өчен түбәндәге чаралар күрергә кирәк: пластикны башка материалга алыштырырга, пластик эшкәртүне оештырырга, кирәкмәгән савыттан баш тартырга, пластик куллануны киметергә һәм төргәкне кабат куллану мөмкинлеген карарга.

Моннан тыш, чаралар барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законнардагы яңалыклар каралды һәм гражданнарның сорауларына җаваплар бирелде. Катнашучыларга үзегеннән өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International