Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү вакытында бәйрәм тематикасы буенча Чистайда яшәүчеләр арасында анкеталаштыру үткәрде. Барлыгы 20 респондент сораштырылган. Нигездә, алар 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәр гражданнар, төрле катлам вәкилләре: хезмәткәрләр, эшчеләр, эшсезләр, хуҗабикәләр, студентлар. Сораштыруда пенсионерлар да катнашты.
Сораштыру башланганчы респондентларның 40%ы быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» шигаре астында узуын белми иде. Сораштырылучыларның 60% ы бәйрәм тематикасы турында хәбәрдар булган.
Респондентларның күпчелеге (38%) пластик савытны атнага 1-2 тапкыр, 25% - көн саен, 31% - айга 1-2 тапкыр, 6% - бик сирәк куллана.
Респондентлар фикеренчә, күпчелек дәрәҗәдә табигать пластик материаллардан төрле пакетлар белән пычрана. Респондентларның 50% ы бу фикерне хуплый. Үз чиратында, респондентларның 31%ы табигать ПЭТ, ә 19% ы пластик савыт - саба белән пычрана, дип саный.
Татарстанда экологик хәлне билгеләгәндә респондентларның фикере аерылды. Әйтик, респондентларның 38%ы Татарстанда экология белән хәл канәгатьләнерлек түгел, 31% ы - канәгатьләнерлек, 31% ы - башка төбәкләргә караганда ким түгел, дип саный.
Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәшү өчен респондентларның күпчелеге калдыкларны җыю һәм утильләштерү системасын камилләштерергә һәм пластик материалларны куллану дәрәҗәсен киметергә тәкъдим итә. Моннан тыш, респондентлар көнкүреш калдыкларының санкцияләнмәгән чүплекләрен булдырмаска кирәк, дип саный. Респондентлар фикеренчә, киләчәктә пластик савыт-саба кулланмас өчен, кулланучыларның әйләнә-тирә мохиткә пластиктан башка савыт-саба сайлап алуның йогынтысы турында хәбәрдарлыгын арттырырга гына түгел, ә товар җитештергәндә альтернатив, биотаркала торган материалларны да кулланырга кирәк, дигән фикердә.
Барлык теләүчеләр «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Чистай районы сайтында, түбәндәге сылтама буенча узып, сораштыруда катнаша алалар https://chistopol.tatarstan.ru/anketa-opros-po-tematike-vsemirnogo-dnya-5182489.htm