Үткәрелгән тестларны анализлау

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Э.И. Фаттахова, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, Минзәлә шәһәренең 3 урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән «Яшь кулланучының белемнәре» дигән темага тест үткәрде. Анкетада 25 кеше катнашты.

Анкетада катнашучыларга сорауларга җавап бирергә һәм кулланучылар хокуклары белән ни дәрәҗәдә яхшы таныш булуларын тикшерергә тәкъдим ителде.

80% катнашучы тест сорауларына дөрес җавап бирде, 20% куелган сорауларның 50% тан артыграгына дөрес җавап бирде.

Тест нәтиҗәләре укучыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый белемнәренең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте һәм Минзәлә районы мәктәпләре укучылары арасында агарту эшчәнлеген алып барганда кирәк булган темаларны билгеләргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International